Количество результатов: Загрузка , поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. — Анысына мин дә ышанмыйм, — диде Перов, кулын селтәп. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  2. Мин әле әйтергә теләгәнемнең чиреген дә әйтә алмадым. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  3. Кыскасы, минем сезгә кешеләрчә ярдәм итәсем килгән иде, әгәр кадерен белсәгез … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  4. җыелышта миңа «кулак агенты», «кулак коткысын таратучы» дигән гаеп тактылар, ләкин бу гаепкә сез үзегез дә ышанмыйсыз ич! Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  5. ә мин сезгә шуңардан котылуның бердәнбер юлын өйрәтеп утырам. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  6. Тезләремә таянып азрак уйланып утырдым, аннары, таш астыннан чыккандай, акрын гына кузгалдым. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  7. Ярдан котырып шарлавыклар ага, күлнең читләренә тоташ су җәелгән, тик ярдан ярга сузылган чана юлы гына сары сыртын кабартып, ярылып ята … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  8. Ничек кенә аңларга соң хөрмәтле секретарьның мондый икейөзле гамәлен? Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  9. Хөрмәтле Перов иптәш миңа ярдәм кулын сузмакчы, тик бер генә шарты бар: мин тәүбә итәргә тиешмен. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  10. Яки инде, Перов киңәшен тыңлап, баш иеп карарга, шулай итеп кара 135 мөһердән котылырга — чәнчелеп китсен! Әмирхан Еники . ВӨҖДАН